«Социаль туризм» технологиясе кысаларында»
2019нче елның 25 сентябрендә “Наз” социаль ярдәм үзәгендә ял итүче өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен “Социаль туризм» технологиясе кысаларында туган якны өйрәнү музеена сәяхәт оештырылды.
Музей хезмәткәрләре сәяхәтчеләрне борынгы Кукмара җирлегенә: элек мамонтлар яшәп, кешеләр килеп урнашып, “Кукмара” исеме ничек барлыкка килгәннән башлап бүгенге көнгә кадәр булган тарихына алып кереп киттеләр. Туган җиребез тарихына битараф булмаган райондашларыбыз бик кызыклы да, файдалы да мәгълүмәтлар алдылар, кыйммәтле тарихи табылдыклар, тарихи фактлар белән таныштылар, Ишман шәҗәрәсе белән танышырга да мөмкинлек булды. Бу сәяхәттән алган кичереш – тойгыларны өлкәннәребез хәтерләрендә озак сакларлар һәм балаларының, онык-оныкчыкларының күңелләренә ватанпәрвәлек “орлыклары” чәчәрләр дигән өметтә калыйк.
Музей хезмәткәрләре ял итүчеләргә сәяхәтне кызыклы һәм файдалы итеп оештырдылар. Сәяхәтчеләребез җаннарына рухи азык табып, алга таба яшәргә көч-дәрт алып кайттылар. Өлкәннәр, Кукмараның тарихи фотосүрәтләренә карап, яшьлекләренә әйләнеп кайткандай булдылар, хәтирәләр белән уртаклаштылар, үзләре дә истәлеккә фотосүрәткә төштеләр.


